Ютазы районында 18 ноябрьдә референдумнар узачак

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе Советы

КАРАР №22

Урыссу ш.т.б. 2018 ел 24 сентябрь

Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә гражданнарның үзара салым акчасын кертү һәм аны файдалану соравы буенча җирле референдум билгеләү турында

2003 елның 6 октябреннән булган “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы №131-ФЗ Федераль законның 22, 56 маддәләре, 2002 елның 12 июненнән булган “Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокуклары гарантияләре һәм референдумда катнашуга хокуклары турында”гы №67-ФЗ Федераль законның 15 маддәсе, 2004 елның 28 июленнән булган “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы 45-ЗРТ Законның 15 маддәсе, 1 пункты, Татарстан Республикасының 2004 елның 25 мартыннан булган “Җирле референдум турында”гы №23-ЗРТ Законының 12 маддәсе, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы “Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе” муниципаль берәмлеге Уставының 12 маддәсенә ярашлы, Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе Советы һәм Башкарма комитеты җитәкчесе белән берлектә, гражданнарның үзара салымы соравы буенча җирле референдум уздыру турында күрсәтелгән инициативаларын хуплап, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе КАРАР ИТТЕ:

1. 2018 елның 18 ноябренә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә гражданнарның үзара салымын кертү буенча җирле референдум уздыруны билгеләргә.

2. Җирле референдумга чыгарыла торган сорауны расларга:

“Сез 2019 елда Ютазы муниципаль районы Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә яшәү урыны буенча теркәлгән һәр балигълык яшенә җиткән гражданинга 300 (өч йөз) сум күләмендәге суммада (Бөек Ватан сугышында катнашучылардан һәм аларга тиңләштерелгән затлардан, 1нче, 2нче төркем инвалидлардан, балачактан инвалидлардан тыш) һәм бер тапкыр түләнелә торган салым күләмен киметеп, көндезге формада укучы студентлар өчен 150 (йөз илле) сум күләмендә билгеләп, үзара салым кертүгә һәм җыелган акчаны җирле әһәмияттәге сорауларны хәл итүгә юнәлтүгә ризамы:

1. Җирлек торак пунктлары чикләрендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына караган юл эшчәнлегенә:

- Пушкин урамына асфальт җәюгә;

- Горький урамында тротуар төзү буенча эшләр башкаруга;

2. Җирлек территориясен төзекләндерүне оештыруга:

- Сугышчы -интернационалистлар-әфганчылар истәлегенә” скверын төзекләндерүгә.

 

                                              “ӘЙЕ”                                                                  “ЮК”

 

3. Әлеге карарны “Ютазы таңы” (“Ютазинская новь”) газетасында бастырырга, Ютазы муниципаль районының рәсми сайтында Интернет челтәрендә һәм җирлекнең махсус мәгълүмати стендларында урнаштырырга.

4. Әлеге карар аны бастырып чыгарган көннән соң көченә керә.

 

Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы,

Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе Советы рәисе     Р.М. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International