Ютазы ветераннарына - кадер-хөрмәтнең зурысы

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Берничә көннән Халыкара өлкәннәр көне үз хокукларына керешә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина рәислегендә район сәнәгать предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы коллективлары җитәкчеләре белән узган оператив киңәшмәдә Халыкара өлкәннәр көнен тиешле дәрәҗәдә уздыру мәсьәләсе кабыргасы белән куелды. Билгеле суммада матди ярдәм күрсәтү яисә азык-төлек җыелмасы тапшыру белән генә чикләнүне күздә тоткан предприятиеләр тәнкыйть утына тотылды.

- Бер генә ветеран да игътибарсыз калырга тиеш түгел. Алар хәтта сезнең бер чыйнаяк чәегезгә дә мохтаж түгел – алар бүген үзләре эшләп чыккан коллективта булырга, элекке хемәттәшләре белән очрашуга, бүгенге җитәкчелек белән күрешүгә мохтаҗ. Шулай булгач, һәр хезмәт коллективында өлкән буын вәкилләрен кунак итү, алар хөрмәтенә концерт оештыру алшарт итеп куела, - дип басым ясады Светлана Петровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International