Соңгы елларда район үзәгендә генә түгел, торак пунктларда да урамнарны яктырту мәсьәләсе киң чишелеш тапты.
Районга килеп кергән республика программасы буенча моннан берничә ел элек куелган терәкләр бүген Ютазы авылында, Урыссу-Октябрьский, Урыссу-Иске Урыссу автоюлларында тәүлекнең караңгы вакытында күрү сәләтен күпкә яхшыртты. Бу, беренче чиратта, юл-транспорт вакыйгаларын булдырмый калырга – безнең иминлекне арттырырга ярдәм итә. Агымдагы елда шундый ук терәкләрне урнаштыру Иске Урыссу авылы янында дәвам итте. Ясалма яктылык авыл башыннан уза торган автомобиль юлын гына яктыртып калмаячак, ул торак пунткның үзәк урамының бер өлешен дә яктыртачак.
- Киләсе елда район үзәгендә Урыссу һәм Көнчыгыш урамнары үрнәгендә тагын бер якты урам артачак - Муса Җәлил урамында ясалма яктылыкны камилләштерү, аны заманча шартларга китереп ясау буенча масштаблы чаралар күрү күздә тотыла, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина. – Әлеге планны тормышка ашыру өчен Әпсәләм төзелеш материаллары һәм конструкцияләре комбинаты генераль директоры Илһас Сафин районга 600 мең сум күләмендә шәхсән иганә ярдәме күрсәтте. Муниципалитет җитәкчелеге аңа халкыбызның яшәү шартларын тагын да яхшырту максатында күрсәткән юмартлыгы һәм киң күңеллелеге өчен чиксез рәхмәтле!
Муса Җәлил урамында киләсе елда торак йортларны электр энергиясе белән тукландыра торган һава линияләрен җир астыннан уздыру һәм заманча яңа терәкләр кую планлаштырыла. Быел бу максаттан проект һәм хәзерлек эшләре алып барыла.