Быел Урыссу бистәсендә яшәүче һәр балигъ булган кешедән җыелган 300 сум күләмендәге үзара салым акчасы хисабына христиан һәм мөселман зиратларын ремонтлау, аларда төзекләндерү эшләре башкару турында карар кабул ителде.
- Ел дәвамында зиратның ихатасы алмаштырылды. Ике яклатып капкалар куелды, табигый ки аларга килү юллары һәм тукталыш урыннары ясалды. Бүгенге көндә яңа юлга асфальт салу тәмамланды. Яңа мөселман зиратында капка яңага алмаштырылды һәм шушы көннәрдә лапас ясауны тәмамлаячакбыз, - дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина.
Әйтергә кирәк, зиратларны ремонтлау үзебезнең райнның “Төзекләндерү” предприятиесе көче белән башкарылды. Әле күптән түгел генә ул үз хисабына сатып алган асфальт салу машинасы беренче чирканчыкны нәкъ менә изге урында изге эш башкарып алды да.