"Истоки” - “Славян очрашулары " лауреаты

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Үз репертуарын яңартып, “Истоки” ветераннар халык хоры һәрвакыт кешеләргә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итәргә тырыша.

Күптән түгел ул Туймазы шәһәрендә «Славян очрашулары» ачык район фестивалендә чыгыш ясап, лауреат исемен яулады. Хор солисты Петр Аськаев, тамашачыга күңел күтәренкелеге өстәп, «Ехал Ясь на коне» белорусь җырын башкарды. Баянның тере, якты авазлары аккомпаниатор Зөлфия Абашеваның җитез бармаклары астында тагын да яңгырабрак чыгып, катгый һәм компетентлы жюри күңелен эретеп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International