«Җанны дәвалаучы шигырьләр» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция узды.
Чараны алып баручы Гөлшат Ризванова шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты, аның поэзиягә килгән юлы турында сөйләде. Кичәгә килгәннәр шагыйрәнең иҗади тормышы гына түгел, шәхси тормышының үзенчәлекле якларын белделәр. Кичәдә Лариса Рубальскаяның күп кенә шигырьләре яңгырады, аларны китапханә кунаклары О. Юркина, Л. Самусенко һәм Н. Синяева көчле хис-тойгылар белән укыды.