Ютазы муниципаль районы Башлыгы Р.М. Нуриевның Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләве

2018 елның 28 сентябре, җомга

Хөрмәтле өлкән яшьтәге райондашларыбыз! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм!

Бу җан җылысы бүләк итә торган якты бәйрәмдә без сезнең намуслы хезмәтегез, зирәклегегез, кыйммәтле тормыш тәҗрибәгез өчен рәхмәт хисләрен чагылдырырга тырышабыз. Нәкъ менә сез, өлкән буын, сугыш чорындагы һәм сугыштан соңгы вакыттагы авырлыкларны үз иңнәрегездә күтәргәнсез, тыныч вакытта фидакарь хезмәт куйгансыз, районыбызны һәм республикабызны төзегәнсез һәм төзекләндергәнсез.

Һәм бүген дә сезнең күбегез хезмәт итүен, җәмәгать эше белән шөгыльләнүен дәвам итә, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнаша. Рәхмәт сезгә!

Сезгә  озын гомер, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International