2018 елның 2 октябрендә «Бердәм Россия» партиясенең Ютазы районы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.
Белгечләр консультациясен сез түбәндәге график буенча ала аласыз:
- Пенсия фонды белгече И. С. Абдуллина - 8 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр;
- суд приставы Г. Г. Гадиева – 9.30 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр;
- нотариус Г. Н. Сәйфуллина - 11 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр;
- «ТР Техник инвентарьлаштыру бюросы” АҖ җитәкчесе А. Р. Шуть – 12.30 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр;
- адвокат Р. Ф. Сәлмәнов - 14 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр.
Сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Урыссу урамы, 60 йорт, район мәдәният йорты.
Алдан язылу 2-88-43 телефоны буенча.