Район мәдәният йорты артистларының Яңа иҗат сезоны ачылды.
«Бәйрәм яши торган йорт» иҗат сезоны ачылуга район мәдәният йорты артистлары дистәләгән яңа номер әзерләгәннәр. Тамашачыларга үзләренең концерт номерларын барлык иҗат коллективлары һәм солистлар тәкъдим итте. Тамашачылар бу көнне районның төп сәхнәсендә яңа талантлар белән таныштылар, яңа биюләр күрделәр һәм яңа җырлар ишеттеләр. Кичә аншлаг белән үтте.