Тыл хезмәтчәне Зөлхиҗә Хәйруллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бәйрәкә авылыннан Зөлхиҗә апа үзенең озын гомерендә күпне күргән. Сугыш еллары яшүсмер чагына туры килгән кыз колхозда тир түккән, аннары кырык алтынчы елда Сталинград трактор заводына җибәрелгән, соңыннан Пермь төбәгендә урман кискән.

Кияүгә чыккан, җиде бала тәрбияләп үстергән, авыл кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куйган. Зөлхиҗә Хәким кызы илле дүрт кешелек зур гаиләнең “ыру башлыгы”.

Зөлхиҗә апа үзенең туксан яшьлек олуг гомер бәйрәмен туганнары һәм якыннары даирәсендә билгеләп үтте. Юбилярны шулай ук район хакимияте вәкилләре, район ветераннар советы рәисе, җирлек башлыгы котлады. Тыл хезмәтчәненә Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International