“Электросоединитель” ветераннары туган предприятиеләренә чакырылды

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Үз ветераннарын «Электросоединитель» заводы коллективы чәй табынына чакырды.

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган заводның элеккеге хезмәтчәннәренең туган коллективлары белән очрашулары бик җылы даирәдә үтте. Үзләренең пенсионерларын предприятиенең генераль директоры Рәшит Нәбиуллин һәм җитәкчелекнең башка вәкилләре тәбрикләделәр. Кадерле кунаклар өчен зур булмаган концерт программасы әзерләнгән иде. Күпләре предприятие барлыкка килүнең чишмә башында торган ветераннар бергә эшләгән елларын искә алдылар, элекке хезмәттәшләре белән очрашып сөйләшергә мөмкинлек биргән өчен җитәкчелеккә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International