Район ветераннар советы әгъзалары авырулар янында булдылар

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне кысаларында район ветераннар советы әгъзалары стационар дәвалауда булган авыруларны янына бардылар.

Совет әгъзалары Урыссу хастаханәсенең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучы егерме өлкән яшьтәге авыруның хәлен белделәр, аларның сәламәтлекләре, ихтыяҗлары белән кызыксындылар һәм изге теләкләр, тизрәк терелеп чыгуларын теләп, аларга күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International