2 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, үзәк китапханә район мәдәният йорты белән берлектә мәдәният өлкәсендә озак еллар эшләгән ветераннары өчен «Көмеш яшьтәге алтын көз» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең олы яшьтәге хезмәттәшләренә озак еллар намуслы хезмәтләре, зирәклекләре һәм кешелекле булулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Чара кунаклары, мәдәният йорты солистларының ихлас, эчкерсез, эмоциональ чыгышлары белән бик канәгать калды. Ә сый-нигъмәтле өстәл янында хуш исле чәй белән сыйланганда, алар узган еллардагы эшчәнлекләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар. Кайберәүләр өчен бу очрашу күптәнге хезмәттәшләр-дуслар очрашуы булды.
Бәйрәм чарасы җылы һәм дустанә мохитта узды. Оештыручылар катнашучыларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк итте.