«Хайваннар дөньясында” интеллектуаль уены уздырылды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Урыссу гимназиясендә 4 сыйныф укучылары өчен үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре көче белән Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Хайваннар дөньясында» дигән чара үткәрелде.

Чара төрле темалар: кыргый һәм йорт хайваннары, бөҗәкләр, балыклар, кошлар буенча интеллектуаль уен-сәяхәт формасында узды. Балалар «Панда», «Тушканчики» һәм «МСОП» командаларына бүленде. Алга таба һәр команда теманы һәм интерактив такта экранында сорау номерын сайлады. Сорау номерына басканда, балалар презентациянең икенче битенә эләктеләр, сорауны укыдылар һәм дөрес җавап бирсәләр, алар алдында тиешле хайван фоторәсеме барлыкка килде. Әгәр бер команда әлеге сорауга җавап бирә алмаса, калган командалар аларга ярдәм итте.

Дөрес җавапларны санаганнан соң уенда " Тушканчики» командасы җиңүче булуы ачыкланды. Интеллектуаль уенда катнашучыларга балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова кечкенә генә истәлекле медальоннар тапшырды.

Уен барышында укучылар хайваннар һәм кошлар турында, табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында белемнәрен күрсәттеләр.

Шулай ук чара темасы буенча укучылар өчен китап күргәзмәсе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International