Кадерле укытучыларыбыз, мәгариф системасы хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм!
Ел саен октябрь башында илебез бу бәйрәмне билгеләп үтә һәм ул инде күптәннән бөтен халык бәйрәменә әверелде. Һәр кешенең мәктәп еллары белән бәйле җылы хатирәләре һәм гомерләре буе рәхмәт хисләре белән искә алган яраткан укытучылары бар. Сезнең һөнәр – педагог һөнәре - иң катлаулы һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе. Анда каникуллар бар, әмма ял көннәре юк диярлек: иртән дә, көндез дә, кичен дә сез эштә. Укытучы - ул яшәү рәвеше. Сез балаларга гаҗәеп белем дөньясын ачасыз, чын кыйммәтләрне төшендерәсез, тормыш юлында булышасыз һәм ярдәмегездән ташламыйсыз.
Безнең районда 13 мәктәп һәм 323 педагог бар – бүген исә мин сезнең һәркайсыгызны тәбрик итәм. Сезгә сәламәт озын гомер, бетмәс-төкәнмәс көч һәм эшләрегездә уңышлар телим. Һәрвакыт укучыларыгыз белән горурлансагыз һәм алар сезне һәрчак шатландырып кына торса иде! Бәхет сезгә!