Игътибар! Һөнәри осталык буенча “Иң яхшы урам себерүче-2018” район конкурсы игълан ителде

2018 елның 5 октябре, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Әгәр сез ишегалдыгызны чистарак, матуррак һәм ямьлерәк иткән, үз эшен намус белән башкара торган, үз эшенә җан өрггән кешегә рәхмәт әйтергә теләсәгез, торак-коммуналь хуҗалыкның барлык хезмәткәрләре тигезләнергә тиешле урам себерүчесе турында сөйләгез әле. Авыр физик хезмәтләре, еш кына хатын-кызлар хезмәте өчен рәхмәт белдерегез, чөнки алар тормышыбызны ямьлерәк, уңайлырак итү өчен тырышалар. Сезнең урам себерүче турында барысы да белсен өчен «Иң яхшы урам себерүче - 2018” конкурсына " (“На конкурс “Лучший дворник – 2018г.”) дигән билге белән түбәндәге адрес буенча языгыз:

Урыссу штб., Пушкин ур., 38 йорт, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге яки э/адрес: oks_jutaza@mail.ru Ютазы районы. Райондашларыбызның язма фикерләре 2018 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста түбәндәге юнәлешләр буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән ишегалды җыештыручылар җиңүче дип табылачак:

- хезмәт күрсәтелгән йорт яны территориясенең торышы;

- эшләрне вакытында башкару;

- хезмәт күрсәтелүче территориядә яшәүчеләрнең конкурста катнашучының эше турында фикерләре;

- эш стажы (гомуми производство стажы, шул исәптән соңгы урында);

- идарә итүче оешма җитәкчелеге тарафыннан әлеге хезмәткәргә характеристика.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен 3 призлы урын билгеләнә. Призлы урын алган һәр урам себерүчегә акчалата премия тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International