Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә РФ Эчке эшләр министрлыгы системасында җинаятьчеләрне эзләү поразделениесе оешуга 100 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
Юбилей датасы белән коллективны Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Марат Сибәгатов, җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсенең элекке начальниклары Закуан Мәҗитов, Николай Ерыганов котлады. Бүлекнең иң яхшы хезмәткәрләре «100 лет уголовного розыска» дигән юбилей күкрәк билгеләре, район башлыгының мактау грамоталары һәм бүлек начальнигының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.