Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча иптәшләрчә очрашу узды. Шахмат һәм шашка бәйгеләрендә көч сынашырга Урыссу бистәсеннән һәм авыл җирлекләреннән ундүрт өлкән буын вәкиле чакырылды. Уен башланыр алдыннан аларны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Артур Хисмәтуллин сәламләде. Алар уенчыларга җиңүләр һәм яхшы кәеф теләде.