Урыссу мәктәбе укучылары Ветераннар аллеясен ачты

2018 елның 5 октябре, җомга

Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар, ул көндә кешеләрнең йөрәкләре тирән рәхмәт хисләре белән тула. Бу - 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.

Бу көнне өлкән яшьтәге барлык кешеләргә, ил иминлеге өчен хезмәт итүчеләргә, үсеп килүче буынны тәрбияләүчеләргә аеруча игътибарлы буласы килә. Урыссудагы 2 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә бу көнне үзенчәлекле итеп билгеләп үтү традициягә әйләнде. 1 октябрьнең кояшлы җылы көнендә мәктәп территориясендә ветераннар аллеясына нигез салынды. Исемле миләш агачы үсентеләре утыртылды. Хәзер һәр ветеранның үз миләше бар. Бу үсентеләре ныгып, югарыга үрләсен, ә мәктәп укучылары аларны карап-тәрбияләп торсыннар.

Сәламәтлек сезгә, кадерле укытучы-ветераннарыбыз, иминлек һәм сезне барлык укучыларыгызның җылы карашы ташламасын. Сез бит безнең тарихыбыз, шатлыгыбыз һәм җиңүләребез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International