Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның иң яхшы картингчыларын бүләкләде. Алар арасында Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучысы Тимур Фәйрузов - «Шмель» картинг-клубыннан «125А» һәм «Национальный-Юниор»классларында бронза призеры да бар.
6 октябрьдә Казанда, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең административ комплексы территориясендә картинг буенча 2018 ел сезонына йомгак ясалды, аның кысаларында әлеге спорт төре буенча республика ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Лаеклы бүләкләрне 15 класста - «KZ2», «Восход», «Национальный А», «Национальный-Юниор», «Ротакс Макс», «Ротакс Макс-Юниор», «125А», «125Б», «Пилот», «Стриж», «Кадет», «Пионер», «Мини», «Супер-Мини», «Микро» классларында картинг буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар алды.
Рөстәм Миңнеханов “Микро" классында җиңүчеләрне бүләкләде һәм «Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасының трассалар буенча комитеты рәисе Евгений Шафрановка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Тимур Фәйрузов, Урыссуның 3 нче мәктәбе укучысы, «Шмель» картинг-клубыннан «125А» һәм «Национальный-Юниор»классларында бронза призеры.