Елмаюдан караңгы көн яктырак...

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бөтендөнья елмаю көне - туганнарга, якыннарга, дусларга һәм янәшәдәге кешеләргә елмаю бүләк итү өчен менә дигән сәбәп! Шундый матур, шатлыклы көн Урыссу бистәсенең 5санлы балалар бакчасында узган.

Барысына да таныш булган «Улыбка» җырыннан сүзләр аның шигаре булып хезмәт иткән:

"От улыбки хмурый день светлей,

От улыбки в небе радуга проснется.

Поделись улыбкою своей -

И она к тебе еще не раз вернется”.

Халыкара рәсми булмаган Елмаю көне, гадәттәгечә, октябрь аеның беренче җомгасында билгеләп үтелә. Иң беренче «Бөтендөнья елмаю көне» 1999 елда Америка рәссамы Харви Бэлл – бөтен дөньяга танылган «смайлик» авторы инициативасы белән узган.

Бу көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә елмаю бүләк итәргә уйлаган.

Чара барышында балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова балаларга кызыклы табышмаклар әйткән, алар белән конкурслар үткәргән, уеннар уйнаган, шулай ук алар белән бергә биегән һәм җырлаган. «Бу залда барысы да дуслар» дигән күңелле җыр астында алып баручының хәрәкәтләрен кабатлаганда, балаларның кәефләре тагын да ныграк күтәрелгән, чөнки күңелле бию барысын да хәрәкәтләнергә мәҗбүр иткән. Аннан соң балаларга “Хайваннар елмая аламы?” - дигән сорау бирелгән. Балалар берара югалып калган. Балаларны ышандыру өчен елмаеп торучы хайваннар төшерелгән видеоролик күрсәтелгән. Мондый хайваннар турында һәр сурәт балаларны ихлас көләргә мәҗбүр иткән. Видеороликтан бакчада тәрбияләнүчеләр, кешеләр генә түгел, хайваннар да елмая һәм үз хисләрен белдерә алуына ышанганнар.

Аннан соң чара әңгәмә формасына күчкән, Юлия Агафонова балаларга «Елмаю һәм игелекле эшләр»турында әкият укыган. Аның укуын игътибар белән тыңлагач, малайлар һәм кызлар, елмаю бүләк итеп, игелекле эшләр башкаруы авыр булмавы турында нәтиҗә ясаган. Балалар, чараны алып

баручы алдан әзерләгән смайликларда, елмаю төрләрен күрсәткән. Нарасыйларның нәтиҗәләре төрлечә һәм кызыклы килеп чыккан, кемдер мәрхәмәтле, кемдер шатлыклы, ә кемдер кычкырып көлү уятырлык мәзәк елмаю сурәтләгән. Моннан тыш, малайлар һәм кызлар үзләренең сурәтләүгә сәләтләрен конкурс-уенда, шарга Матрешка рәсемен ясап та күрсәткән. Рәсемнәр кызык булган, елмаеп-көләргә мәҗбүр иткән.

Чара ахырында исә «Крошка Енот» мультфильмы күрсәтелгән, анда балалар мультфильм персонажлары белән бергә «От улыбки хмурый день светлей” дигән сүзләр белән башланган җырны башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International