Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм!
Бүген Ютазы районында үз эшчәнлекләрен 42 фермер хуҗалыгы һәм 4660 шәхси ярдәмче хуҗалык гамәлгә ашыра, биш авыл хуҗалыгы предприятиесе уңышлы үсештә. Соңгы елларда районның авыл хуҗалыгы тармагында без бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек: 2018 елда һәр гектардан 26 центнер уңыш алдык, барлыгы ил амбарларына 43 мең тонна ашлык салдык. Уҗым культуралары 6533 гектарга чәчелде. Районыбызда терлекчелек тә яхшы темплар белән үсеш ала. Сезнең барыгызга да җиңел булмаган, әмма мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! Сезнең уңган-булганлыгыгыз, һөнәрегезгә тугры калуыгыз, җиргә сак мөнәсәбәтегез һәм тырышлыгыгыз безнең районның һәм республиканың ышанычлы терәге булып кала. Хуҗалыкларның техник яктан яңартылуы, эш урыннарын саклап калу һәм аларны булдыру, туфракның уңдырышлылыгын арттыру, яшь гаиләләр һәм белгечләр өчен торак төзү, яңа фермалар салу – болар - якын киләчәктә безнең алда торган катлаулы бурычларның бер өлеше генә.
Сезнең барыгызның да эшләрендә яңа уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс көч, нык сәламәтлек һәм озын гомер, гаилә бәхете һәм иминлек телим!
Ютазы муниципаль районы Башлыгы Р.М.Нуриев.