Ташкичү авыл җирлеге составына керүче Биек-Тау һәм Хөррият авыллары үзәктән ераграк урнашу сәбәпле ,бу авылларның халкы белән сирәгрәк очрашырга туры килә. Әмма очрашсак –берәгәйле итеп очрашабыз.
Илсөяр ВӘЛИЕВА, Кече Урыссу авылы
Октябрь - өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләү , аларның тормыш-көнкүреш хәлләрен барлау ае.Читтә урнашкан авылларның мәдәни чараларга йөрергә мөмкинлекләре дә чикле.Котлап та ,күреп тә кайтырбыз дип, атна башында Биек-Тауга юл алдык. Безне күрүгә Мәдинә апа җыр сузып та җибәрде :
Алтын самавырлар алтын,
Эчендә суы салкын;
Сезнең яктан искән җилләр
Үзегез кебек якын….
Аңа җавап итеп Кече Урыссуы авылы мәдәният йорты кызлары үз репертуарларыннан моңлы җыр суздылар. Менә шулай җырлаша-җырлаша биектаулыларны бәйрәм белән котлау, күчтәнәч тарату өйдән-өйгә дәвам итте.Керфек араларында яшь тамчылары ялтыраган апа-абыйларның шушы кечкенә генә бүләккә дә сөенешүләрен күрү , кат-кат рәхмәт укуларын ишетү, «җылы сүз-җан азыгы» , -дигән халык мәкален раслаучы дәлил иде. Эшләп чыккан оешмалары таралган, яисә каяндыр күчеп кайтып , беркайда да пенсионер булып теркәлмәгән лаеклы ялдагы өлкәннәрне дә онытмадык. Өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен белешеп, котлап чыктык. Әлбәттә, бер көн хәл белдек тә, шуның белән эш бетте дигән караш булмасын иде инде. «Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне», -дип тагын халык мәкален мисалга китерим әле.