Авыл активистлары, мәдәният йорты мөдире Раилә Садыйкова һәм сәнгать җитәкчесе Венера Мезенцева җитәкчелегендә, «Дулкын» вокаль коллективына берләшеп, яңа концертларга әзерләнү, кул эшләре тәҗрибәсе белән уртаклашу, аларны ахирәтләренә өйрәтү өчен кичләрен мәдәният учагына җыелалар. Мәдәният йорты каршында хореограф Иветта Сөләйманова җитәкчелегендәге бию түгәрәге дә эшләп килә. Аның тәрбияләнүчеләре күп кенә район конкурсларында һәм чараларында катнаша. Ә театр түгәрәгенә йөрүчеләр хәзерге вакытта үзләренең яңа иҗат сезонына ныклап әзерләнәләр.