Чүпне ничек аерым җыярга икәнлеге һәм ни өчен моның шулай мөһим булуы турында урыссулыларга яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең «Поколение Эко» экологик отряды укучылары сөйләде.
Битараф булмаган балалар үтеп баручыларга чүп-чарны пыялалы, кәгазьле һәм пластиклы импровизацияләнгән боксларга сортларга аерып таратырга тәкъдим иттеләр. Отряд шулай ук акциядә катнашучыларга моны ничек эшләргә кирәклеген һәм районда эшкәртелә торган чүпне кая тапшырырга мөмкин булуын аңлатты.
Акция «Экосистемы» ҖЧҖ вәкилләрен дә игътибарсыз калдырмады, алар балаларга эшләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм татлы бүләкләр белән сыйладылар.
Акциянең төп максаты - халыкта чүпне аерым җыю культурасын тәрбияләү һәм безнең яшь буынга нинди киләчәк калдыруыбыз үзебезгә генә бәйле булуын күрсәтү!