14 октябрьдә Баулы шәһәрендә «Хонда», «Кадет», «125 Стандарт», «Союзный» һәм «Восход» классларында Баулы шәһәре беренчелегенә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында картинг буенча ачык ярышлар узды.
Ярышларда Баулы, Урыссу, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Октябрьский, Уфа шәһәрләре һәм Сарман районы спортчылары катнашты.
«Хонда»ның иң яшь булганнар классында безнең спортчылар бөтен подиумны яуладылар:
1 урын - Тимофеев Алан
2 урын - Кәлимуллин Артем
3 урын - Мөхәммәдиев Аяз
“Кадет" классында:
2 урын - Шихов Артур
3 урын - Насыйров Ильдан
“125-стандарт“ классында:
2 урын - Фәйрузов Тимур
Команда зачетында безнең «Шмель» командасы 1 урынны алды. Тренер - Айрат Рәшит улы Насыйров.