"Электросоединитель» заводында һөнәре буенча иң яхшы исеменә лаек булу өчен эретеп ябыштыручылар, токарьлар, фрезерчылар арасында традицион ярышлар узды.
Конкурста «Электросоединитель», Октябрьский шәһәренең «Пакер» фирмасы, БЭЧ РЭЧ челтәр компаниясе вәкилләре катнашты. Кызганыч, исемлектә игълан ителгән предприятиеләр – Әпсәләм комбинатыннан, химзаводтан, “Водоканал”дан һәм УЭМЗдан вәкилләр булмады.
Ярышлар башланыр алдыннан комиссия әгъзалары конкурс кагыйдәләрен аңлаттылар. Традицион рәвештә ул ике этаптан – теориядән һәм практикадан торды. Өч төркемгә бүленеп, конкурста катнашучылар беренче биремне шактый тиз үтәделәр һәм практик сынаулар узу өчен цехларга күчтеләр. Биремнәрне тиз башкарудан тыш, аның сыйфаты да исәпкә алынды. Ике этапта җыелган баллар суммасы буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Эретеп ябыштыручылар арасында БЭЧ РЭЧ компаниясеннән Сергей Ганин беренче урынга лаек булды, икенче урында - «Электросоединитель» эшчесе Игорь Садретдинов, өченче – «Пакер» ФПФдан Валерий Карамов.
Фрезерчыларга урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын - «Пакер» вәкиле Илнур Бәдертдиновта, икенче һәм өченче урыннарны «Электросоединитель»дән Александр Анисимов һәм Айдар Шәрипов алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучы кайбер ир-егетләр киң профильле белгечләр булып тора: алар бер генә һөнәргә ия түгел. Берьюлы ике номинациядә - иң яхшы фрезерчы һәм иң яхшы токарь номинацияләрендә катнашкан «ЭС» егете Айдар Шәрипов әнә шундыйлардан. Токарьлар арасындагы бәйгедә ул мактаулы икенче урынны яулады. Сүз уңаенда, узган ел ул биредә беренче булган. Быел районның беренче урындагы токаре - шул ук предприятиедән Николай Зубарев, ә өченче урында – «Пакер»дан Рөстәм Бәдретдинов булды.
Барлык катнашучыларны һәм призерларны да котлыйбыз.
Һөнәрманнар арасында мондый конкурслар үткәрүнең әһәмияте бик зур. Чөнки бу - яшь егет һәм кызларга, эшче һөнәрләрне ачык пропагандалау, бу төр эшләрнең безнең район өчен мөһим һәм кирәкле булуын популярлаштыру өчен зур этәргеч. Моннан тыш, үз эшеңнең остасы булу - теләсә кайсы кеше тормышында лаеклы максат, ә һөнәрманнар арасында иң яхшысы булу – үзеңне җиңү.