Сәлимә Сәмигуллина,
архив бүлеге начальнигы
Ютазы муниципаль районының архив бүлегендә сакланучы барлык документлар уникаль, әмма алар арасында аеруча кыйммәтле документлар да бар.
Безнең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан район архив бүлеге фондларының аеруча кыйммәтле документларын ачыклау буенча эш башкарылды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының эксперт-тикшерү һәм методик комиссияләренең карары буенча, аеруча кыйммәтле документлардан район Советы башкарма комитетының 1936-1937 елларда сайлаучылар алдында отчеты һәм 1957 елдагы район үзәген Ютазы авылыннан Урыссу эшчеләр бистәсенә күчерү буенча документлар (указ, карар, язышулар) булуы билгеләнде. Аеруча кыйммәтле документларны билгеләүнең төп критерийлары булып документ чыгару вакыты һәм аларда булган мәгълүматның мәдәни-тарихи кыйммәте тора.
Әлеге фондның иң элекке документы - ТАССРның Ютазы районы Башкарма комитетының сайлаучылар алдында 1936-1937 елларда район башкарма комитеты Президиумы тарафыннан расланган сайлаучыларның наказларын үтәү турындагы 1936 елның 22 октябрендәге отчеты.
Хисапта индустриализация нәтиҗәсендә илдә үзгәрешләр, коллективлаштыру чорында раскулачить ителгәннән соң, хезмәтчәннәрнең мәдәни һәм матди хәлен күтәрү, 1935 елның 4 маенда иптәш Сталинның Кызыл Армия академиклары чыгарылышы алдыннан әйткән сүзләре чагылыш тапкан: «Техника аны үзләштергән кешеләр белән белән бергә һәм алар җитәкчелегендә могҗизалар тудырырга мөмкин», «Кадрлар барысын да хәл итә». Җавап итеп стахановчылар хәрәкәте туа, ул үсә барган техника базасында иске капиталистик нормаларны җимерергә һәм яңаларын төзергә өнди. Шул ук вакытта наданлыкны һәм грамотасызлыкны бетерү юнәлеше буенча мәктәпләр һәм мәктәпкәчә учреждениеләр төзү буенча масштаблы эш башлана.
Район үзәген Ютазы авылыннан Урыссу эшчеләр бистәсенә күчерү юнәлешендә түбәндәге аеруча кыйммәтле документлар булуы билгеләнде: Ютазы райкомы бюросының 1957 елның 24 ноябрендәге карары, Татар АССРы Югары Советы Президиумының 1957 елның 24 декабрендәге утырышы беркетмәсеннән өземтә, "Татар АССРы Ютазы районының район үзәген күчерү турында"гы РСФСР Югары Советы
Президиумының 1958 елның 28 февралендәге Указы (төп нөсхә), Татар икътисади административ районы Халык хуҗалыгы Советының 1958 елның 10 апрелендәге күрсәтмәсе, район үзәген күчерү турында сорау каралган ТАССР Эчке эшләр министрлыгы, ТАССРның халык хуҗалыгы Советы, ТАССРның Министрлар Советы, Татсовнархоз белән язышулары булуы ачыкланды.
Район үзәген Ютазы авылыннан Урыссу бистәсенә күчерү белән Урыссу эшчеләр бистәсенең мәдәни, мәгариф һәм сәнәгать оешмалары, учреждениеләре һәм предприятиеләре үсеше һәм төзелеше башлана.