Кече авыллардагы өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләгәннәр

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасында Ташкичү авыл җирлеге активистлары җирлек составына кергән Биектау һәм Хөррият авылларының өлкән яшьтәге кешеләрен хөрмәтләгәннәр.

Илсөяр Валеева хәбәр итүенчә, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр яшәгән һәр йортка кергән, аларны бүләкләр белән сөендергән, алар өчен җырлар башкарган, олы яшьтәгеләрнең тормыш-көнкүреше белән кызыксынган. Эшләгән предприятиеләре бетерелгән яки башка төбәкләрдән күчеп килгән ветераннар да онытылмаган. Картлар аларны күз яшьләре белән каршы алган һәм озатып калган. Мондый чаралар бер генә тапкыр булырга тиеш түгел, өлкәннәргә игътибар даими булырга тиеш, дип саный Илсөяр Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International