Юллар безне туганнар һәм якыннар, авыллар һәм шәһәрләр, төбәкләр һәм илләр белән тоташтыра. Яхшы юллар – ул дәүләтнең иминлеге күрсәткечләренең берсе. Ә юл төзүчеләр һөнәренә һәрвакыт һәм һәркайда ихтыяҗ булачак.
Һөнәри бәйрәм алдыннан безгә автомобильләрдә дә, җәяү дә тигез, чиста, куркынычсыз юллардан һәм тротуарлардан йөрергә мөмкинлек бирүчеләрне, һава торышы шартларына карамастан, аларны карап тоту һәм ремонтлау буенча эш башкаручыларны тәбрик итәбез. Әңгәмәбез -район «артерияләрен» төп контрольдә тотучы - «Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе» МУП директоры Илшат Камалдинов белән.
- Илшат Риматович, беренчедән, Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котларга рөхсәт итегез. Сезнең предприятие аны нинди нәтиҗәләр белән каршы ала?
- 2018 елда үзара салым программасын гамәлгә ашыру кысаларында Островский урамы буенча зиратка илтүче автомобиль юлы төзекләндерелде, анда ихаталар да алыштырылды. Шамкин, Шәрипов, Юбилей, Төньяк, Көнчыгыш, Көньяк урамнарында, Славян тыкрыгында юллар ремонтланды. Горький урамындагы 1-3, Шамкин урамындагы 46-48, Козин урамындагы 33, Сирин урамындагы 1, Урыссу урамындагы 72, Комсомол урамындагы 28, Куйбышев урамындагы 3а, Чкалов урамындагы 30нчы йорт ишегаллары төзекләндерелде. Барлык эшләр дә билгеләнгән срокларда төгәлләнде. Районның авыл җирлекләрендә тугыз юлга вак таш җәелде.
- Төбәк юлларына ничә чакрымда ремонт ясалды?
- Ютазы районында төбәк юллары озынлыгы – 194,396 чакрым. Быел 25195 кв. метрда юл чокырлары тигезләнеп ремонтланды һәм 12540 кв. м мәйданда асфальт-бетон япмасының тузган катламы тергезелде.
- Заманча технологияләр нигезендә юл полотносы ничә ел хезмәт итәргә тиеш?
- “Юл киеменең” һәм өслекнең норматив хезмәт сроклары бар. Алар хәрәкәт интенсивлыгына, климат шартларына һәм асфальт-бетон катламнарын әзерләгәндә кулланыла торган материалларга бәйле. Безнең предприятие асфальт-бетон катламына 5 ел гарантия срогы бирә.
- Яңгыр һәм кар яуганда, асфальт җәюнең максатка туры килмәвенә игътибар итәләр. Технология күзлегеннән караганда, бу ни дәрәҗәдә зур хата, һәм аны юл төзүчеләр ничек аклый?
- Юллар төзегәндә технологик процесс бозыла икән, сыйфатлы күрсәткечләргә дә ирешү икеле. Һава шартлары уңай туры килмәгәндә - яңгыр, кар яуганда, без асфальт җәю эшләрен алып бармыйбыз.
- Юл эшләреннән тыш, предприятие яшелләндерү белән дә актив шөгыльләнә. Бу юнәлештә нинди эшләр башкарылды?
- Күптән түгел без Урыссу, Островский, Ф. Кәримов урамнарында, Әпсәләм авылында 650 данә нарат утырттык. Урыссу урамында - үсеп китә алмаган 350 данә пирамидаль тирәкне, Үзәк тыкырык буенча 400 данә дүләнә (боярышник) агачын алмаштырабыз.
- Хәзерге вакытта Урыссудагы әйләнеч юлны төзү нинди этапта?
- Хәзерге вакытта объектка туфрак полотносы сибелде һәм вак таш-ком катламыннан “юл киеме” ясау буенча соңгы эшләр бара. Узган атнада без асфальт-бетон катламын җәя башладык. Шунысы куанычлы, бу төр эшне без сатып алынган асфальт җәйгеч техника белән башкарабыз, ул - бик җитди юл төзү техникасы. Асфальт җәюдән соң, соңгы этапка керешәчәкбез – чикләү барьерлары, юл билгеләре куелачак һәм горизонталь разметкалар ясалачак. Планга ярашлы, юл ноябрьдә файдалануга тапшырылачак. Һәм инде аннан соң зур йөк транспорты бистәдә гөрелтәп, тузан өере күтәреп йөрмәячәк. Тәүлек дәвамында эшлибез, объектка 17 берәмлек техника һәм 35-40 эшче көч җәлеп ителгән.
- Бу МУП эшчеләре генәме?
- Әйләнеч юл төзү буенча эшләр безнең предприятие көче белән генә башкарыла. Төзелешкә җәлеп ителгән техника шәп. Бигрәк тә дүрт ел элек предприятиенең бөтен паркы өч МТЗ тракторыннан торуын, ә еллык эшләр күләменең биш миллион сум тәшкил итүен исәпкә алсаң. Безнең предприятие өчен юл полотносын “нульдән” башлап төзү – эшчәнлекнең яңа юнәлеше. Объект катлаулы һәм җаваплы, чөнки юл шулай ук дамба булып та хезмәт итә. Бу безнең өчен - тагын да әһәмиятлерәк объектларда подряд эшләренә старт.
- Акча кайсы бюджеттан юнәлтелде?
- Урыссу бистәсендә әйләнеч автомобиль юлын төзү программасы -республиканыкы, заказчы - «Главтатдортранс» ДКУ, смета бәясе - 179 млн сум.
- Кышкы чорда юлчыларны нинди эшләр көтә?
- Юлларны кышын карап тоту буенча эшләргә юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту, кар чыгару, грейдерлау, юлда таеп егылмас өчен аңа ком-тоз катнашмасы сибү керә. Әлеге бурычларны үтәү өчен техник персонал тарафыннан техникага сезонлы техник махсус хезмәт күрсәтү үткәрелде, агымдагы ремонт уздырылды. Элегрәк бөтен махсус техника дәүләт техник тикшерүен уңышлы узган иде. Кыш җитү белән район юлларына 16 берәмлек техника: грейдер, үзбушаткычлар, төягеч чыгарга әзер. Алар ком-тоз катнашмасы сибүдә, урамнарны боз һәм кардан чистартуда мәшгуль булачак. Юлларның һәм тротуарларның нормаль торышын тәэмин итү өчен автотехника көненә берничә тапкыр тиешле урынга юнәләчәк. Октябрь ахырында безнең предприятие республика программасы буенча яңа автогрейдер алачак, ул беренче чиратта безгә кышкы чорда юлларны карап тотуда ярдәм итәчәк.
- Бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр җиткерәсез?
- Барыгызны да Юл хуҗалыгы эшчеләре көне белән котлыйм. Эшебез югары сыйфат һәм яхшы нәтиҗәләр белән аерылып торсын, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә.