Укучылар Ютазы муниипаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә булды

2018 елның 19 октябре, җомга

19 октябьрдә Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 10 а сыйныфы укучылары, педагог- оештыручы Ләйсән Мөгалим кызы Богданова белән, Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегендә булдылар.

Укучылар зур кызыксыну белән мөстәкыйль эзләнү үткәрделәр, документларны өйрәнделәр һәм архив хезмәткәрләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Укучыларда, нигездә, "Коммунизмга» район газетасының 1941-1959 еллардагы төпләмәләре, андагы Бөек Ватан сугышы турындагы материаллар зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International