2018 елның 15-20 октябрь көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә "Парламент, җәмгыять һәм мин"дигән парламент дәресе узды.
18 октябрьдә, парламент дәресе кысаларында, Ютазы авыл җирлеге территориясендә мәктәп педагоглары, җирлек башлыгы, авыл җирлеге депутатлары, мәктәп урманчылыгы, Ютазы ТНВ - ТЯГның яшьләр бүлеге активистлары пирамидаль тирәкләр утыртуда катнашты.
Бу чараның максаты булып укучыларда әйләнә-тирә табигать мохитын аңлы рәвештә кабул итүне, табигатькә сакчыл карашны тәрбияләү, аның байлыкларын, табигый ресурсларны дөрес куллану кирәклегенә ышану хисен формалаштыру торды.
Әлеге экологик акция барышында укучыларны әхлакый тәрбияләүгә: хезмәткә мөнәсәбәткә, уртак һәм шәхси иминлек өчен намуслы хезмәт күрсәтүгә, коллективизмга, үзара ярдәмләшүгә, бер-береңне хөрмәт итүгә, табигатьне саклауга басым ясалды.