Киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

22 октябрьдә район тормыш эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмә узды.

Район башлыгы Р.М. Нуриев киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын чараларны югары дәрәҗәдә оештыру зарурлыгына юнәлтте. Рөстәм Нуриев район үсеше буенча йөкләмәләр бирде.

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Зөлфия Гыйбадуллина авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен күчерү буенча чаралар үткәрү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Аннары балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Г. Исмәгыйлева киңәшмәдә катнашучыларны 2018 елның 9 ае йомгаклары буенча комиссия эше белән таныштырды.

Район Советы аппараты җитәкчесе Э.Й. Зарипова 2019 елның 1 ярты еллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе барышы турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International