Район аучылар җәмгыяте эшчәнлеге каралды

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Ютазы районында табигатьне һәм җир ресурсларын саклау буенча даими комиссия утырышы узды. Анда Ютазы районында кыргый хайваннарны саклау проблемалары каралды.

Комиссия әгъзалары Ютазы районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Сергей Тимошинның отчетын тыңлады. Даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин фикеренчә, җәмгыятькә урман хуҗалыгы, егерьлар, хайваннар дөньясын саклауда кызыксынган башка органнар белән комплекслы эш алып барырга, кыргый хайваннарны исәпкә алу һәм аларны азык белән тәэмин итү эшен көчәйтергә, браконьерлыкка каршы көрәш алып барырга кирәк. Район аучылык җәмгыяте эшчәнлеге, алга таба аның гамәлләрен билгеләү өчен, район Советы сессиясе каравына чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International