19 октябрьдә Башкортстан Республикасының Шаран муниципаль районы белән төбәкара хезмәттәшлек планын тормышка ашыру кысаларында Шаран районы Базгыя урта мәктәбе базасында Л. Сәгыйдуллинаның «Купердә»китабын тәкъдир итү буенча татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара семинары узды. Семинарда Ютазы районыннан делегация составында район мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эш буенча урынбасары Янгулова Л. Ф., милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча мәгариф бүлеге методисты Хәбибуллина С. Р., татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Сәгыйдуллина Лилия Рәшит кызы - педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы, Башкорт дәүләт университетының хәзерге татар теле укытучысы.
Мәктәп коллективы, татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, Шаран мәгариф бүлеге методисты Гөлчирә Фаил кызы делегацияне җылы каршы алды. Аңа моның өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Мондый чаралар татар халкы мәдәниятен һәм телен, тамырларыбызны онытмаска мөмкинлек бирә. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек ныгыр дип өметләнәбез.