Ютазы районы боксчылары - тагын пьедесталда

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

17-20 октябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә бокс буенча 16 нчы Бөтенроссия турниры узды.

Турнирга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән 185 катнашучы җыелган, шул исәптән Волгоград, Удмуртия, Төмән, Татарстан һәм хәтта Үзбәкстан вәкилләре дә булган. Ютазы районы данын Владимир Добрин һәм Рифкать Мөхәммәтшин тәрбияләнүчеләре яклаган.

Ярышлар өч көн дәвам иткән. Шамил Махмадшоев (2007 елда туган, 32 кг), уздырылган өч лаеклы ярыштан соң, финалда, Алабугадан килгән спортчыны, аны җирле җанатарларның көчле хуплавына карамастан, җиңеп, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән.

Артур Хисаметдинов та финалда җирле боксчы белән очрашкан, ләкин аңа алтын медаль яулау өчен аз гына мөмкинлек җитмәгән. Ул турнирның көмеш медаленә лаек булган. Моны да зур җиңү дип санарга була, чөнки Артур (2008 ел, 26 кг) үз категориясендәге көндәшләреннән 1-2 яшькә кечерәк булган.

Илгиз Гәрәев, көндәше белән бер үк дәрәҗәдә уйнап, судьяларның төрле фикере исәпкә алынганнан соң, җиңүне аның белән алышкан уенчыга биргәннәр. Яшь боксчылар алар белән санлашырга тиешлекне күрсәткәннәр һәм икенче тапкыр үткәрелгән ярышларда һичшиксез җиңү яуларга вәгъдә иткәннәр.

Турнирга баруны оештыруда ярдәм иткән өчен Ютазы районы боксчылары һәм тренерлары командасы «Втормет» ДК директоры Александр Потаповка һәм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Әнвәр улы Ямалетдиновка зур рәхмәт белдерә.

Спортчыларыбызны чираттагы үрләр яулаулары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International