24 октябрьдә – Россия композиторы, Гобәйдуллина София Әсгать кызының туган көне

2018 елның 24 октябре, чәршәмбе

      24 октябрьдә – Россия композиторы, 100 дән артык симфоник әсәр һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен язылган музыка авторы Гобәйдуллина София Әсгать кызының туган көне. София Гобәйдуллинаның һәм аның туганнарының исеме Ютазы районы белән тыгыз бәйләнгән. Бәйрәкә авылында София Гобәйдуллинаның бабасы Мәсгут Габдулгали улы Гобәйдуллин мәчет имамы вазифасын башкарган. Аның ярдәме белән Бәйрәкәдә яңа таш мәдрәсә, рус-татар мәктәбе, һөнәрчелек мәктәбе, хатын-кызлар мәктәбе биналары төзелгән.

     София Гобәйдуллина хәзерге заманның иң талантлы композиторы буларак бөтен дөньяда танылды.

     Барлык Ютазы районы халкы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм!

     Россия классик музыкасында Сезнең талант табынырлык дәрәҗәдә хөрмәт ителә. Сезнең сәләтегез, иҗат итә белүегез, иҗади идеягә тугрылыгыгыз дөньякүләм музыкаль мәдәниятне иң югары баскычка күтәрергә булышлык итте. Сез яшь музыкантлар тәрбияләүгә дә зур өлеш кертәсез.

     Сезгә нык сәламәтлек , озын гомер, иҗат уңышлары һәм бәхет телим. Без Сезнең белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International