2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керә. Аларга ярашлы, махсус салым режимында торган һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча отчет биргән салым түләүчеләр өстәмә бәягә салым түләүчеләр дип таныла.
Әгәр бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүченең бердәм авыл хуҗалыгы салымы кулланыла торган эшкуарлык эшчәнлеге төрләрен гамәлгә ашырганда (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) алынган керем суммасы 2018 елда 100 миллион сумнан артып китсә, әлеге салым түләүчеләр, бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләү белән беррәттән, 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, Россия Федерациясе кодексының 21 бүлегендә билгеләгән тәртиптә, өстәмә бәягә салым исәпләргә һәм түләргә тиеш.
335-ФЗ санлы Федераль законның 2 статьясына, 1 пунктына ярашлы, тулаем табыш чиге 2018 елда 100 млн. сумнан артып китмәсә, өстәмә бәягә салым түләүдән азат булу өчен, 2019 елның 21 гыйнварыннан соңламыйча, уведомление биргән авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләре чыгарма тәшкил итәчәк.
Салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге