2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 474 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 491 бала имгәнгән.
2018 елның 29 октябреннән 6 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.
ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларын ачыклау буенча рейдлар үткәрәчәк. Яшь юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар да игътибардан читтә калмаячак. Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат алга таба профилактик эшләр өчен баланың уку урыны буенча биреләчәк. Чара кысаларында балаларның игътибарын яктылык кайтаручы элементлар куллануга җәлеп итүгә юнәлдерелгән акцияләр үткәрү планлаштырыла.
Якты көн дәвамы кыскару, шулай ук һава шартлары начар тору сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.