Яңа Каразирек клубында эш бирегә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итәрлек итеп куелган.Биредә бию түгәрәгеннән башлап театр түгәрәгенә кадәр төрле клуб формированиеләре булдырылган, анда өлкән яшьтәге кешеләр дә, балалар да шөгыльләнә. Биредә клуб формированиеләренең берничә булуы халыкка төрле мавыгулар белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Клубның мондый нәтиҗәле эшчәнлеге күп очракта аның җитәкчесе Зөлфия Катерминаның актив позициясе белән бәйле, ләкин ул үзе гадел рәвештә халык ярдәменнән башка бернигә дә ирешә алмас идем, дип саный.