Районның сигез предприятиесеннән тугыз электрчы конкурс комиссиясенә үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте.
Иң яхшы электрчы исеме өчен «Электросоединитель», «Уруссу-Водоканал», химия заводы, УЭМЗ, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, Челтәр компаниясе, БАСЭТ, «Теплосервис»вәкилләре көрәште.
Җыелган баллар суммасы буенча беренче урынны электр-механика заводыннан Фаиз Латыйпов алды, икенче урын «Уруссу-Водоканал» хезмәткәре Виктор Новиковка бирелде, өченче урынга «Электросоединитель»дән Валерий Труш лаек булды.