Ютазылылар балигъ булмаган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм алала

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

31 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе С. М. Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә «Балалар мәсьәләсе» дип аталган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрүне планлаштырыла.

Бу чара Яр Чаллы шәһәренең «1санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае" өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе базасында узачак. тел.+7(8552)-56-91-15.

Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

 

Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында түбәндәге сораулар буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак:

- баланың тормышка хокукын яклау, рәхимсез мөгамәләдән, көч кулланудан саклау һәм баланың иминлеккә хокукларын яклау;

- баланың сәламәтлеген саклауга һәм сәламәт үсешкә хокукын саклау;

- баланың гаиләдә яшәүгә һәм тәрбияләнүгә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча да;

- баланың белем алу өлкәсендә хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү;

- социаль тәэминлеккә хокукны үтәү;

- баланың торакка хокукларын, башка милек хокукларын үтәү һәм башкалар.

Кабул итүгә язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International