Искеурыссулылар яшь малга өмет баглый

2018 елның 26 октябре, җомга

“Таң” җәмгыяте быел яңа туган бозауларны аерым ашату технологиясенә күчереп тәрбияли башлады – аерым читлекләргә ябылган терлек алдыннан престартер азык, су өзелми. Читлекләр коры һәм якты.

- Нәтиҗәсе дә күз алдында – соңгы үлчәү бозауларның тәүлек саен 680-700 грамм артым бирүен күрсәтте, - дип билгеләп узды хезмәт коллективы җитәкчесе Ильяс Гарипов.

Башкарган хезмәтнең уңай нәтиҗәсен күрү, сүз дә юк, иңнәргә канат куя. Озын җәй буе ял иткән бозаучылыкның иске читлекләрдән азат ителеп, чистартылып, йогышсызландырып куелган бер өлешендә шундый ук тимердән ясалган аерым читлекләр урнаштыруны дәвам итү күздә тотыла.

“Таң” җәмгыяте быел терлек азыгы да мулдан – һәр шартлы терлеккә 43 килограмм азык берәмлеге туплауга ирешкән. “Кукуруз, борчак сенажы хәзерләнде, аларның күләме генә түгел, сыйфаты да быел күпкә яхшы. Печәнгә дә кытлык булмаячак”, - дип ассызыклады ферма мөдире Гөлмәрьям Гыймаева. Өстәвенә, агымдагы кышлауга миксер да кайтып җитәргә тиеш – ә бу инде маллар улагына баланска китерелгән азык салыначак дигән сүз. Терлекчелек продукциясе җитештерүдә алга китеш күзәтелә торган хуҗалыкта темпны төшермәү өчен бер сәбәп тә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International