Бүген Ютазы район Советының егерме өченче утырышы узды. Утырышта өченче чакырылыш Ютазы район Советы депутатлары, район предприятиеләре һәм оешмалары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта "Ютазы районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте эшчәнлеге турында "гы мәсьәлә каралды. Доклад белән Ютазы районы аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Тимошин С. Н. чыгыш ясады.
Аннары бу мәсьәлә буенча район Советы депутаты Төхбәтуллин С. Р. чыгыш ясады.