Ленин комсомолына - 100 ел

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда комсомолның 100 еллыгына багышланган кичә узды. Моннан 100 ел элек, 1918 елның 29 октябрендә, Беренче Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләре союзы съездында яшьләр союзы төзү турында карар кабул ителә. Һәм комсомол оешмасы 1991 елның сентябренә кадәр яшьләрне оештыручы, алга әйдәүче оешма буларак эшләп килә. Бу хакта музейда оештырылган кичәдә катнашкан Кәрәкәшле мәктәбе укучыларына һәм заманында үзләре дә комсомол оешмасы әгъзалары булып торган укытучыларга тулы мәгълүмат бирелде. Чарада катнашучылар ВЛКСМ оешу тарихы белән генә танышып калмадылар, аларга шулай ук музей фондларында сакланган экспонатлар: төрле еллардагы комсомол значоклары, 1940 һәм 1979 елгы комсомол билетлары, альбомнар, фотографияләр, китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International