Бүген, каникуллар алдыннан соңгы уку көнендә "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чаралары кысаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча "Яшь җәяүле"район турниры узды.
Район мәктәпләре командалары юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл хәрәкәте иминлеге буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Ютазы мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урында - Урыссу гимназиясе командасы, өченче урында - Урыссудагы 3 санлы мәктәп командасы.