Рабига апа - Иске Урыссу авылы кызы. Туган авылында ул җиде сыйныф белем ала.
Һәм барлык гомерен колхоз эшенә багышлый – 44 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыккан ветеран кулы аша эшнең ниндие генә узмый! Сугыштан соңгы елларда ындыр табагында икмәкне кабул итеп алып, аны урнаштыруның, хезмәт көненә карап, икмәкне өлешләп бүлүнең никадәр җаваплы һәм җитди эш булуын бүген әле зур дулкынлану хисе белән искә ала.