Ноябрь аеның беренче көнендә Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеена Тынычлык Байрагы тапшырылды. Әлеге байрак Рерих Пакты символы булып тора. Рерих Пакты – мәдәни һәм тарихи объектларны саклау турындагы халыкара килешү. Байракны Халыкара Тынычлык Байрагы комитетының тулы вәкаләтле вәкиле, сәяхәтче, волонтер, Николай Рерихның иҗатын, иҗтимагый тормыштагы эшчәнлеген яктыртучы Тамара Сергеевна Макаренко тапшырды. Тамара Сергеевна һөнәре буенча табиб. Инде ун ел буена ул “автостоп” белән Россиянең Үзәк һәм Алтай өлешләрендә, Ерак Көнчыгышта меңнәрчә чакрым юл үтеп, тынычлык җепләрен суза. Ул Дөнья Мәдәнияте Институты (ЮНЕСКО) хезмәткәре булып тора. Т. С. Макаренконың әлеге визиты Рерих Пакты төзелү көненә багышланган һәм “Россиядә БМО: 70 ел” дип исемләнгән Халыкара программа кысаларында уза.
Хөрмәтле кунак чарада катнашучы Кәрәкәшле мәктәбе укытучыларын һәм укучыларын Халыкара Тынычлык Байрагы комитетының оешу тарихы, Реризх Пакты, Тынычлык Байрагыгының символикасы белән таныштырды һәм үзенә тапшырылган миссия турында сөйләде. Ул шулай ук музейга Н. Рерих картинасының репродукциясен һәм толерантлык, халыклар дуслыгы, мәдәни кыйммәтләрне саклауда активлыгы өчен диплом тапшырды. Чара “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән тәмамланды.