Самарада 2007-2008 елларда туган үсмерләр һәм 2009-2010 елларда туган кече үсмерләр арасында самбо буенча турнир узды.
Ярышларда Оренбург, Пенза, Самара, Татарстан, Башкортстан, Ульяновск һәм Казахстаннан 150дән артык яшь самбочы катнашты .
Татарстан # Республикасы СБЕ (#ММА) Федерациясе исеменнән Урыссу бистәсе "Атлант" спорт клубы вәкилләре чыгыш ясады.
"Атлант» командасыннан барлыгы 4 тәрбияләнүче чыгыш ясады һәм алар барысы да призларга лаек булды:
-Алиакберов Әмир, 46 кг авырлыкта;
-Ярков Сәгыйть, 31 кг авырлыкта;
-Фәттахов Булат, 34 кг авырлыкта;
-Камалдинов Әмир, 38 кг авырлыкта.
-Самбочыларны һәм түбәндәге тренерлар составын котлыйбыз:
Җәләев Радикны
Әгълиев Айратны
Фәрхетдинов Хәлилне.