Балалар иҗатының Бөтенроссия “Барсик-2018” фестиваль-бәйгесендә катнаштылар

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникуллар көннәрендә Балалар иҗаты үзәгенең "Сөембикә" хореография коллективы тәрбияләнүчеләре "Барсик-2018" Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар. Конкурска балалар илнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Саранск, Пермь, Свердловск өлкәсе, хәтта Ерак Көнчыгыштан килгәннәр иде. Конкурс 4-6 ноябрь көннәрендә узды, анда безнең кызлар "Халык биюен стильләштерү" (1 дәрәҗә дипломантлар) һәм "Халык биюе" (2 дәрәҗә лауреатлар) номинацияләрендә ике хореографик постановка тәкъдим иттеләр.

Укучыларга һәм коллектив җитәкчесе А.В. Әхмәдышинага киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International